Оча сары яфраклар,
Шундый үз, шундый ятлар.
Әйтерсең, ярсу атлар.
Әйтә күк алар гүя:
- Бар иде, – дип, – безнең дә
Кайчандыр яшел чаклар...
Оча сары яфраклар –
Көзләрдән тәүге хатлар,
Җәйләрдән соңгы хәбәр.
Сөйли белсәләр әгәр,
Әйтерләр иде: “Хушыгыз,
Киләсе язга кадәр.
Хушыгыз, язын кайтырбыз,
Ямь-яшел бөре булып...”
Саубуллаша яфраклар
Йөзләргә кунып-кунып.
Моны күреп торган болыт
Елый күңеле тулып.